Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2020, 19:29

Русиялеләрне төнлә шаулаган өчен 50 мең сумга штрафка тартырга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасы депутатлары Административ хокук бозулар кодексы һәм Торак кодексына тиешле төзәтмәләр пакеты әзерләгән

Русиялеләрне төнлә шаулаган өчен 50 мең сумга штрафка тарта башларга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы депутатлары Административ хокук бозулар кодексы һәм Торак кодексына тиешле төзәтмәләр пакеты әзерләгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Документ нигезендә, торак йортларда төнге 11дән иртәнге 7гә кадәр тавышланырга рөхсәт итмәячәкләр. Моның өчен физик затларны – 5-50 мең, юридик затларны 50-150 мең сум күләмендә штрафка тарту күздә тотыла. Милекчеләргә тынлыклы даими рәвештә бозган өчен (аена ике тапкырдан күбрәк) административ штраф язачаклар. Йортта урнашкан кафе һ.б. учреждениеләрнең эшчәнлеге исә 90 көнгә туктатылырга мөмкин.
Шул ук вакытта, төзәтмәләрдә искәртелгәнчә, гражданнарны чыганагы «кешенең гадәти тормыш эшчәнлеге» булган авазлар өчен штрафка тартмаячаклар. Мисал өчен, моңа бала тавышы, инженер системаларындагы су тавышы, аяк тавышы һ.б. керә.
Закон проекты авторларының берсе – Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова искәртеп үткәнчә, бу күп фатирлы йортларда яшәүне тагын да уңайлырак итәчәк. Аның сүзләренчә, закон проектын язгы сессия ахырына кадәр Дәүләт Думасы каравына тапшыру күздә тотыла.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Федерация Советы төнлә тынлыкны бозган русиялеләрне җаваплылыкка тартырга тәкъдим иткән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: