Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2020, 19:31

Ана капиталын кулланучы ата-аналар фатирдан балаларына да өлеш чыгарырга тиеш

Закон нигезендә, ата-аналар торак сатып алганнан соң алты ай эчендә балаларына фатирдан өлеш рәсмиләштерергә бурычлы

Ана капиталын ипотека кредитын ябу өчен файдаланырга теләүче ата-аналар фатирдан балаларына, шулай ук ире яки хатынына да өлеш чыгарырга тиеш. Бу хакта Федераль нотариаль палатага сылтама белән «Известия» газетасы яза.
«Ана капиталы алучылар ипотекага юнәткән фатирдан балаларына өлеш бүлеп бирүгә игътибарсыз карый. Кемнәрдер закон таләпләрен үтәргә „оныта“», диелә хәбәрдә.
Закон нигезендә, ата-аналар торак сатып алганнан соң алты ай эчендә балаларына фатирдан өлеш рәсмиләштерергә бурычлы. Моннан тыш, әгәр ата-аналарның берсе торакның бердәнбер милекчесе икән, ул әле хатыны яки иренә дә өлеш чыгарырга тиеш. Әгәр фатир хуҗасы моны эшләмәсә, аның торак сату белән бәйле проблемалары туарга мөмкин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: