Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2020, 11:40

Төмәннең Тубыл районында татар мәдәнияте көннәренә төрле милләт вәкилләре җыелды

Йомгаклау чарасы, концерт һәм бәйгеләргә нәтиҗә ясау 21 февральдә Әремзән авылында узачак

Һәр елны Төмәннең Тубыл район мәдәният үзәге татар мәдәнияте көннәрен гыйнвар–февраль айларында оештыра. Узган атнада Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре Сетово поселениесе клубында «Безгә килә бәйрәм» дип исемләнгән чара белән башланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Татар мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм чарасына килүче тамашачыларны милли ризыклар белән каршы алдылар. Өлкәннәр, яшьләр, мәктәп яшьтәгеләр татар халык иҗаты, байлыгы, үзенчәлеге, матурлыгы белән танышты.
Тамашачылар игътибарына татар халкы турында төшерелгән, Олег Боцман монтаж эшләгән видеоролик тәкъдим ителде. Экраннан бу төбәктә гомер итүче татарларның, илебезнең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, тарихны, телне саклап, буыннан-буынга тапшырып гомер итүләрен күрсәтте.
Район хакимиятенең мәдәният, яшьләр, спорт юнәлеше бүлегенең башлыгы Анатолий Зырянов узган елга нәтиҗә ясады, татар телен, мәдәниятне саклауда гаилә мөһим урын алып торганын әйтеп узды. Бәйрәмгә килүчеләр татар мәдәниятенә, татар әдәбиятына, традицияләргә багышланган китаплар күргәзмәсе белән дә танышты.
Тубыл район мәдәният үзәгенең танылган артистлары катнашында куелган концерт программасында барысы өчен кадерле булган татар моңы, җырлары яңгырады. Зөфәр Янгулов, Дилия Ишимцева һәм башкаларның җырлары, бию ансамбле «Ясмин»нең дәртле биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде.
Быел татар мәдәнияте көннәре программасы кысаларында район мәдәният үзәге сазлыклар артында урнашкан авылларда, Санниково, Дегтярево һәм башка поселениеләрдә татар мәдәнияте көннәрен оештыра. Йомгаклау чарасы, концерт һәм бәйгеләргә нәтиҗә ясау 21 февральдә Әремзән авылында узачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: