Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2020, 19:56

Туроператорлар русиялеләрне Кытайның Хайнань утравыннан эвакуацияләүне төгәлләде

РФ Президенты Владимир Путин Кытайның коронавирус таралган төбәкләреннән россиялеләрне эвакуацияләү өчен Һава-космик көчләр самолетларын җәлеп итәргә йөкләмә бирде

Әйдәп баручы туроператорлар Кытайның Хайнань утравыннан Русия туристларын эвакуацияләүне төгәлләде. Бу хакта Sputnik радиосы Русиянең Гуанчжоудагы Генераль консуллыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Хайнань провинциясендә операция эшчәнлеге алып баручы туристлык компанияләре мәгълүматлары буенча, 2020 елның 3 февралендә оешкан турист төркемнәрен Русия Федерациясенә кайтару программасы төгәлләнде. Azur Air, Nord Star һәм iFly авиакомпанияләре чартер самолетларының Русиягә очышлары махсус күрсәтмәләргә кадәр туктатылды», - диелә хәбәрдә.
Утрауга туроператорлар ярдәменнән башка килгән туристлар Гуанчжоу, Шанхай һәм Пекин шәһәрләре аша «Аэрофлот»ның даими рейслары белән Мәскәүгә кайтты.
РФ Президенты Владимир Путин Кытайның коронавирус таралган төбәкләреннән россиялеләрне эвакуацияләү өчен Һава-космик көчләр самолетларын җәлеп итәргә йөкләмә биргән иде.
2019 елның декабрь ахырында Кытайның Ухань шәһәрендә 2019-nCoV вирусы китереп чыгарган авыру таралды. Бүгенге көндә тагын 23 илдә коронавирус белән авыру очраклары теркәлгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, әлеге вирусны йоктыручылар саны 20,4 меңнән артып киткән, шуларның 425е пневмониядән үлгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: