Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль 2020, 11:38

Электричкалардан пычрак киемле кешеләрне төшереп калдырырга тәкъдим итәләр

Шулай ук пассажирларны радиоалгычлар һәм магнитофоннар кулланган өчен тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын бозучы дип танырга мөмкиннәр

РФ Транспорт министрлыгы тимер юл транспортында пассажирлар ташу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелгәннән соң шәһәр яны поездларында җырлар җырлаучы яки пычрак киемле пассажирлар тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын боза дип санала ала. Тиешле боерык проекты хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
«70 пунктның «а» бүлекчәсендә «башка пассажирларның тынычлыгына комачаулый» дигән сүзләрдән соң «(аерым алганда, радиоприемникларны, магнитофоннарны һәм башка тавыш чыгара торган яки электрон җайланмаларын куллануны, шулай ук тавыш көчәйтү җайланмаларында, музыка коралларында уйнауны, җырлауны һәм башка пассажирларның тынычлыгын боза торган башка гамәлләр кылуны ( начар ис, пычрак кием - салым һ.б.)» комачалаучы буларак өстәргә, - диелә боерыкка кушымтада.
Хәзерге вакытта пассажирлар йөртү кагыйдәләренең 70 пунктындагы «а» бүлекчәсендә «пассажирны поезддан җәмәгать тәртибен бозса, башка пассажирларның тынычлыгын бозса төшереп калдырырга мөмкин. Шул ук вакытта гражданнарның башкаларның тынычлыгына ни рәвешле комачауларга мөмкинлеге ачыкланмый.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: