Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль 2020, 19:06

Ивановода Муса Җәлил шигырьләре төрле телләрдә яңгыраячак

Конкурста төрле милләт һәм төбәк вәкилләре катнаша

2020 елның 28 февралендә Иваново милләтләр йортында Муса Җәлил әсәрләрен иң яхшы сәнгатьле укуга багышланган халыкара шигырь укучылар конкурсы узачак. Бу хакта Русия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче этап - сайлап алу туры. Ул агымдагы елның 1-15 февралендә, икенче этап – финал 28 февральдә Иваново шәһәренең Милләтләр йортында узачак.
Конкурсның барлык этапларында да Муса Җәлилнең сайлап алынган бер әдәби әсәре тәкъдим ителергә тиеш. Конкурста төрле милләт һәм төбәк, шул исәптән Татарстан вәкилләре катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: