Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2020, 18:01

Торак бәясе 25 процентка артачак

Бәяләр төзелеш компанияләре өчен кредит ставкаларының югары булуы аркасында күтәреләчәк

Русиядә алдагы ике елда күчемсез милек бәясе 25 процентка артырга мөмкин, дип саныйлар Федерация Советында. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Бәяләр төзелеш компанияләре өчен кредит ставкаларының югары булуы һәм аларның үз капиталына катгый таләпләр куюы аркасында күтәреләчәк, дип фаразлый Федерация Советының Аграр-азык төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты экспертлары.
Торак бәясенең артачагы киләсе елның җәендә билгеле булачак, дип искәртте комитет рәисенең беренче урынбасары Сергей Лисовский. Аның сүзләренчә, бу вакытта эскроу-счетлар гамәлгә кертелгәнче башланган барлык төзелешләрдә дә эшләр тәмамланачак. Моннан тыш, базарны да монополияләштерәчәкләр, ди Лисовский.
«Мәскәүдә торак бәясе якынча – 13, Яңа Мәскәүдә 9-12 процентка артты инде», - диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: