Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2020, 14:26

Мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү турындагы проектка төзәтмәләр расланды

Әлеге төзәтмәләр нигезендә, Русия Федерациясе субъектлары бюджетына Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән шартларда субсидияләр бирелергә мөмкин

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты үзенең утырышында түбән сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү турындагы закон проектына Президент тарафыннан кертелгән төзәтмәләрне раслады. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге төзәтмәләр нигезендә, Русия Федерациясе субъектлары бюджетына Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән шартларда субсидияләр бирелергә мөмкин. Шулай ук бушлай туклануны оештыру өчен тиешле шартлар тәэмин итү буенча чаралар 2020 елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр этаплап гамәлгә ашырылырга тиеш.
Премьер-министр Дмитрий Медведев, апрель аенда Дәүләт Думасында Министрлар Кабинеты эшчәнлеге турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда, белем бирү учреждениеләрендә мәктәп укучыларының кайнар аш белән тәэмин ителергә, барлык нормаларның да (шул исәптән, сөт һәм сөт продуктлары, соклар һәм җиләк-җимеш буенча) үтәлергә тиешлеген искәртте. Закон инициативасы Дәүләт Думасына 20 сентябрьдә тапшырылды. Канун проекты Дәүләт Думасының октябрь аенда узган пленар утырышында беренче укылышта кабул ителде. Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында Русиядә башлангыч сыйныф укучыларының барысы да бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәге турында белдерде.
Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты пәнҗешәмбе көнне узган утырышта, Президент төзәтмәләрен исәпкә алып, закон проектының яңа редакциясен раслады.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: