Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2020, 14:34

Табиб ялларда йокы туйдыру тәртибе турында сөйләде

Ул эш көннәре белән чагыштырганда ике сәгатькә озаграк йокларга тәкъдим итте

Йокы кытлыгы булмасын өчен, графикны сакларга һәм ялларда аннан тайпылмаска кирәк. Бу хакта РИА Новости Русия сомнологлар җәмгыяте президенты, медицина фәннәре докторы, профессор Роман Бузунов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Табиб сүзләренчә, атна дәвамында җитәрлек йоклый алмаган очракта, ял көннәрендә туйганчы йокларга мөмкин.
«Әмма кеше җомга көнне бәйрәм итеп, көндезге 12 сәгатьтә шимбә көнне уяна. Шуның аркасында ул шимбәдән якшәмбегә каршы төндә йокларга теләми һәм тагын көндезге 12 сәгатьтә тора», — дип аңлатты Бузунов.
Белгеч сөйләгәнчә, якшәмбе кичендә вазгыять кабатланачак һәм дүшәмбе эшкә торырга кыен булачак. Ул «якшәмбе йокысызлыгы» термины булуын әйтте.
Шулай итеп, Бузунов сүзләренчә, ялларда график алты сәгатькә күчә, бу Хабаровскидан Мәскәүгә очу аркасында джетлаг белән чагыштырырлык.
Табиб ял көннәрендә озак йокламаска киңәш итте. Ул эш көннәре белән чагыштырганда ике сәгатькә озаграк йокларга тәкъдим итте — бу очракта организм ял итәчәк һәм аңа яңадан җайлашырга кирәк булмаячак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: