Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2020, 18:13

Колонияне яндырган

Уфада 13нче холык төзәтү колониясендә утырган 25 яшьлек егет янгын чыгаруда гепләнә, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы

Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, ул холык төзәтү колониясендә җәзасын үтәгән, янгын сагында эшләгән һәм учреждение территориясе буйлап ирекле хәрәкәт итә алган.
Гаепләнүче колония җитәкчесенә хатыны белән күрешү үтенече турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Күрешүгә рөхсәт бирелмәгәч, ул хуҗалык блогы бинасын яндырырга карар кылган. Төнлә ул бүлмәнең ишеген ачып, аңа янып торган бер төргәк кәгазь ыргыткан.
Янгын нәтиҗәсендә колония бинасы зыян күргән. Китерелгән зыян күләме 3 миллион 800 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Ир үз гаебен таныган, җинаять эше судка җибәрелгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: