Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2020, 11:43

Татар һәм башкорт артистлары драма лабораториясе нигезендә спектакль-коллаж иҗат итә

Проект «Кече ватан мәдәнияте» проекты кысаларында федераль грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла

Башкортстан һәм Татарстан иҗат әһелләре уртак проект — милли музыкаль әсәрләрне сәхнәләштерү буенча режиссерлык-драматургия лабораториясе оештыра. Әлмәт драма театры һәм башкорт заманча драматургия һәм режиссура үзәге гаризалар кабул итү турында игълан итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Гаризалар Идел буе һәм Урал федераль округлары территориясендә яшәүче яки эшләүче Россия театр эшлеклеләреннән кабул ителә. Татар-Болгар риваятьләре, шулай ук Идел буе Болгарының тарихи вакыйгалары белән бәйле эпос — бәетләр драматурглар һәм режиссерлар эше өчен нигез булып тора.
Проектны оештыручы Алия Иванова-Яхина сүзләренчә, лаборатория эшенең нәтиҗәсе буларак уникаль авторлык спектакле - яңа драматик форматта җыр сюжетлары белән үрелгән коллаж барлыкка киләчәк.
Режиссерлык лабораториясе җитәкчесе - Санкт-Петербургтан «Левендаль» театры сәнгать җитәкчесе Искәндәр Сакаев, шеф-драматург - Русия прозаигы һәм драматургы Фәрит Нәгыйм (Мәскәү, «Халыклар дуслыгы» журналы редакторы урынбасары).
Проект «Кече ватан мәдәнияте» проекты кысаларында федераль грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Гаризалар 20 февральгә кадәр түбәндәге e-mail буенча кабул ителә: [email protected]
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: