Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль 2020, 12:33

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә ике кыска эш атнасы хакында искәрттеләр

21 февральдә һәм 6 мартта эш көнен бер сәгатькә кыскарту күздә тотылмый

Быел 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көне дүшәмбегә, 24енә күчерелә.
Март аенда русиялеләр, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 7-9 мартта ял итәчәк. Эш атнасы дүрт көнгә (10-13 март) сузылачак.
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, 21 февральдә һәм 6 мартта эш көнен бер сәгатькә кыскарту күздә тотылмый.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: