Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль 2020, 19:27

Ырынбур татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеена әзерләнә

Бәйрәм тантанасы 25 февральдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур татар театрында узачак

Ырынбур татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеена әзерләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм тантанасы 25 февральдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур татар театрында узачак.
Чарада өлкәнең татар хәрәкәтендә актив катнашучыларын бүләкләү дә каралган. Бәйрәмдә тәбрикләүләр концерт номерлары белән үрелеп барачак.
Катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары 26 февральдә тарихи Татар Каргалысы авылына барачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: