Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2020, 14:22

Уфада ислам финанслары хакында сөйләштеләр

«АК БАРС КАПИТАЛ» этик финанслар идарәсе башлыгы Руслан Хәлиуллин кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать кануннары белән бәйләнеше турында сөйләде

10 февральдә Уфа «Ихлас» мәчетенең конференц-залында «Ислам финанслары» исемле семинар узды. Әлеге семинарда алтмыштан артык кеше катнашты. Алар арасында хокук белгечләре, икътисадчылар, Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең ислам финанслары буенча белгечләре булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Чараның спикерлары «АК БАРС КАПИТАЛ» этик финанслар идарәсе башлыгы Руслан Хәлиуллин һәм «Жилищные традиции» торак кооперативының «Рассрочка по шариату» проекты координаторы Рәмил Батыршин булды. Р. Батыршин мөселманнар өчен иң актуаль булган сорауларның берсен — торак мәсьәләсен күтәрде.
Р. Хәлиуллин кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать кануннары белән бәйләнеше турында сөйләде. Семинар бик актив үтте. Катнашучылар сорауларына җавап алып, очрашудан канәгать калды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: