Барлык яңалыклар
Новости
15 февраль 2020, 19:09

Ульяновск өлкәсе Сенгилей җирендә милли бәйрәмгә җыелдылар

Михаил Самаркин район татар автономиясе эшчәнлегендә актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән сөендерде

Ульяновск өлкәсенең Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе мәдәният йортында традициягә кергән Татар теле hәм мәдәнияте көне узды. Мәктәп укучылары бәйрәм кунакларын нәфис сүз һәм баллы чәкчәк белән каршы алдылар. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Ә менә милли аш-судан тәмам сыгылып торган өстәл яныннан авыз итмичә генә узып китүе hич мөмкин түгел иде. Аш-суга оста hәр хуҗабикә милли сый-нигъмәт әзерләп килде — кемдер таба белән өчпочмак тоткан, икенчеләре кыстыбый суынмасын өчен, аны сөлгегә кат-кат урап куйган. Әлбәттә инде, бу район татарларының уңган hәм кунакчыл булуын күрсәтә.
Өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина гүзәл затларыбыз катнашында «Ана телен саклап калуда хатын-кызларның роле» дигән темага түгәрәк өстәл янында очрашу үткәрде. Анда җирле «Ак калфак»лылар ана телен өйрәнүне гаиләдә башларга кирәк, дигән фикерне җиткерделәр.
Тамаша залын тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып Сенгилей район администрациясе башлыгы Михаил Самаркин сәламләде. Ул район татар автономиясе эшчәнлегендә актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән сөендерде.
«Һәр кеше үзенең ана телен, милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә hәм киләчәк буынга түкми-чәчми тапшырып калдырырга бурычлы. Районыбыз данын еракларга таратучы, бик күп фестиваль-конкурсларда җиңү яулаган татар теле укытучысы Гөлфәрия Мингали кызы Латыйпова — безнең горурлыгыбыз», — диде район башлыгы.
Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин агымдагы елның октябрь аенда узачак халык санын исәпкә алу вакытында бердәм милләт булуыбызны күрсәтергә, бары тик татар булып язылырга өндәде. Татарлар санын киметмичә, Россиядә руслардан соң икенче милләт булып калыйк, диде ул.
Ә Красный Гуляй бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалтдинов телебез hәм динебез үсешенә hәрьяклап ярдәм күрсәтүе, барлык мөселман бәйрәмнәрендә дә катнашуы өчен өлкә Губернаторы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен юллады.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: