Пермьдәге «Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы татар теле курсларына укучылар җыюны игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Дәресләр Пермь крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе офисында узачак.
Дәресләр татар теле филологиясе белгече җитәкчелегендә уза.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.