Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль 2020, 15:33

Русиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр

Онлайн түләү файдасына кәгазь квитанция алудан баш тартучыларга ташлама бирелергә мөмкин

Дәүләт Думасында торак-коммуналь хезмәтләре өчен онлайн түләүчеләргә ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр. РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка депутат Борис Чернышов шундый тәкъдим белән хат юллаган. Бу турыда RT хәбәр итә.
Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү — русиялеләрнең иң зур чыгымы, дигән Чернышов. Ул фатир, электр энергиясе, газ һәм башка хезмәтләр өчен түләгәндә кәгазь квитанцияләр алудан баш тартучыларга ташлама ясарга тәкъдим итте.
Русиядә яшәүчеләрнең кәгазь һәм электрон рәвештә дә квитанция алу мөмкинлеге бар, әмма кәгазь чыганак алудан баш тарта алмыйлар.
«Әгәр граждан торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түли яки электрон квитанцияләр белән файдалана икән, кәгазь форматтан баш тарткан өчен ташлама ясалырга тиеш, чөнки бу очракта кәгазьгә һәм почта хезмәтләренә акча сарыф ителми», — диелә парламентарий мөрәҗәгатендә.
Депутат шулай ук квитанцияләрдә үз рекламаларын урнаштыручы компанияләргә русиялеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен билгеле бер процент түләргә тәкъдим итте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: