Русиянең Европа өлешендә язның беренче билгеләре быел гадәттәгедән иртәрәк пәйда булачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Европа территориясендә язның беренче билгеләре - ноль градустан арту ягына күчү, кар, елгаларда һәм башка сулыкларда боз эрү. Бу - табигый синоптик билгеләр буенча яз башы. Әлбәттә, быел бу процессларның гадәттәгедән иртәрәк барачагын көтәргә мөмкин», — диде Вильфанд.
Аның сүзләренчә, язның иртә килүе җылы кыш белән бәйле: кар катламы тулысынча формалашмаган, ә сулыклар калын боз кисәге белән каплана алмаган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.