Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2020, 18:11

Чиләбедә «Татар кызы-2020» һәм «Татар егете-2020» конкурсларына йомгак ясадылар

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы проектта катнашачак кызлар һәм егетләр исемлеген игълан итте, финалга 10 кыз һәм 6 егет чыкты

15 февральдә Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы-2020» һәм «Татар егете-2020» конкурсларының сайлап алу этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы проектта катнашачак кызлар һәм егетләр исемлеген игълан итте. Финалга 10 кыз һәм 6 егет чыкты.
Татар кызы бәйгесендә Сатка шәһәреннән Шакирова Лидия һәм Шакирова Алена; Чиләбе шәһәреннән Байгуллина Илүзә, Галиева Вероника; Шәймәрданова Алинә, Сибагатуллина Яна, Хәятова Динара, Галиуллина Элина, Миастан Хлебникова Валерия; Магнитогорск шәһәреннән Фәттахова Римма катнаша.
Татар егете бәйгесендә Чиләбе шәһәреннән Закиров Эльдар һәм Дәүләтшин Самат; Кунашак районы Яңа Корман авылыннан Харисов Денис; Сатка шәһәреннән Гыйлмиәхмәтов Айнур; Магнитогорскидан Алчанов Артур һәм Златоуст шәһәреннән Рәимбаев Арсен катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: