Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2020, 19:34

Март аеның салкын булуы ихтимал

Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд журналистлар белән әңгәмәләшкәндә мартта Русиянең Европа өлешендә минус ун градускача салкын булуы ихтималлыгын белдерде

Климат билгеләмәсе буенча март – кышкы ай, шуңа күрә температураның түбәнәюен ниндәйдер гадәти булмаган хәл дип кабул итәргә кирәкми, дип билгеләде синоптик. «Бу – гадәти күренеш, шуңа мартта минус 7-10 градуска тиклем салкын булуы мөмкин дип фаразлыйбыз», — дип сөйләде ул РБК мәгълүмат агентлыгына.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: