Нижневартовскида «Патриот» балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәге базасында «Җәлил укулары» II шәһәр шигырь укучылар бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның максаты - Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына карата кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатен үстерү.
Бәйге 5-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында булды. Чараны Нижневартовск шәһәренең «Патриот» иҗтимагый оешмасы, «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе мәгариф департаменты, шәһәр хакимияте ярдәме белән үткәрде. Конкурста шәһәрнең 300гә якын баласы катнашты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.