Барлык яңалыклар
Новости
20 февраль 2020, 19:38

Башкорт опера театры Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә «Аттила» спектаклен күрсәтәчәк

Джузеппе Верди әсәре — опера җырчысы, «Грэмми» һәм «Алтын битлек» премияләренә ия булган Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты

Башкорт опера һәм балет театры Мәскәүдә Зур театрда «Аттила» спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Чара 13 март көнне тарихи сәхнәдә узачак.
Джузеппе Верди әсәре — опера җырчысы, «Грэмми» һәм «Алтын битлек» премияләренә ия булган Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты. Башкортстанның халык артисты, әтисе, кинорежиссер Әмир Абдразаков истәлегенә багышланган спектакльне булдыру максатыннан, үзен яңа рольдә сынап карарга карар кылган..
Илдар Абдразаков сүзләренчә, спектакльдәге төп партияләрне ул үзе һәм Вероника Джиоева башкарачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: