Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2020, 14:36

Русия Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте өстәмә ял көннәре өчен түләү тәртибен аңлатты

Әгәр ял көне эш бирүче инициативасы белән бирелә икән, ул түләнгән булырга тиеш

Бәйрәм алдыннан эш бирүче инициативасы буенча бирелгән өстәмә ял көннәре түләнергә тиеш. Бу хакта Русия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан искә төшерә. Бу турыда «Российская газета» яза.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, өстәмә ял көне эш вакыты нормасын киметә. Бу хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин.
«Шуңа күрә, әгәр ял бирү инициативасын эш бирүче тәкъдим итсә, соңгысы ял көне өчен түләү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш», — диделәр Русия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 21 февральдә һәм 6 мартта эш көннәре кыскартылмаячак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: