Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2020, 13:25

Язучысы Альберт Хәсәновның ике китабы кытай теленә тәрҗемә иткәннәр

Кытай телендәге әлеге китаплар 35әр мең тираж белән нәшер ителгән

Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучы Альберт Хәсәновның ике китабы кытай теленә тәрҗемә ителгән. Гомәр Бәшировның «Намус» романыннан соң, татар язучылары арасында мондый уңышка Альберт Хәсәнов иреште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Альберт Хәсәновның китаплары 28 телгә тәрҗемә ителгән. Кытай телендәге әлеге китаплар 35 әр мең тираж белән нәшер ителгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: