Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль 2020, 13:38

Эстетика елының эмблемасы расланды

Республика Хөкүмәтендә Башкортстанда быел Торак пункларының эстетика елын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитетының икенче җыелышы үтте

Утырышта Эстетика елы эмблемасы расланды. Бу эмблеманы чын мәгънәсендә халыкныкы дияргә була, чөнки аның өчен күп кеше тавыш биргән. Тавыш бирүдә 3348 кеше катнашкан, эмблема макетының 10 варианты тәкъдим ителгән булган.
Мониторингка ярашлы, Башкортстанда 4 меңгә якын торак пункты исәпләнә, үзәк урамнарның һәм “кызыл линия”ләрнең озынлыгы – 52 мең километр. Ревизия 587 километр коймага, 3 мең квадрат километр газонга ремонт кирәклеген ачыклаган.
Оештыру комитеты әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев муниципалитетларга планнарын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүне сорады.
Оксана Алексеева әзерләде
Читайте нас: