Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль 2020, 15:41

Илгизәр Гыйззәтуллин

Гыйззәтуллин Илгизәр Солтан улы 1935нче елның 15нче февралендә Татарстан Республикасы Минзәлә районы Чулпан авылында туа

Әтисе Гыйззәтуллин Солтангали сугышка кадәр Минзәлә районының төрле мәктәпләрендә укытучы булып эшли (Усай, Чулпан, Дәвек, Түбән Тәкермән). Әнисе Гыйззәтуллина Мәчтүрә – колхозчы, оста тегүче.
Илгизәр Солтан улы 1950-1954нче елларда – Минзәлә педагогия училищесы укучысы, 1957-1962нче елларда – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Белгечлек буенча – татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы.
1962нче елдан 2014нче елга кадәр Бәләбәй педагогия училищесының (хәзер көллият) татар теле һәм әдәбияты укытучысы. (Баштагы елларны тарих, этика һәм эстетика дәресләрен дә үткәрә).
1970-1975нче елларда педагогия практика мөдире, 1976-1981нче елларда производство практикасы буенча директор урынбасары.
Фәнни эшләр буенча төп юнәлешләре: татар телендә канатлы сүзләрне тикшерү. “Канатлы сүзләр” китабының җиде томы дөнья күрде, сигезенчесе нәшриятта үз чиратын көтеп ята. Ул, шулай ук, 8нче класс өчен татар теле дәреслеге авторы да. (Китап өч басмада нәшер ителде). Илгизәр Гыйззәтуллинның 2019нчы елны “Хикәяләр, әкиятләр, очерклар, публицистик мәкаләләр, хатлар” җынтыгы дөнья күрде.
Илгизәр Гыйззәтуллин – Р. Усманов, Д. Бүләков исемендәге премияләр, “Башкортостан укытыусыһы” журналының 2003 елгы лауреаты. Рәсәй Федерациясенең мәгариф отличнигы, Башкортстан мәктәпләренең атказанган укытучысы.
Читайте нас: