Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2020, 18:27

2021 елдан Русиядә азык-төлек булмаган товарларның бәясе күтәрелергә мөмкин

Бу шуның белән бәйле ки, 2021 елдан куллану товарлары калдыкларын һәм төрү материалларын тулысынча утильләштерүне күздә тоткан нормативлар үз көченә керергә тиеш

2021 елдан Русиядә азык-төлек булмаган товарларның бәясе күтәрелергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы «Эшлекле Русия» иҗтимагый оешмасының сәүдә буенча комитеты башлыгы Алексей Федоровка сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, көнкүреш техникасы – 13, электроника – 9, өс һәм аяк киемнәре 2-5 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу шуның белән бәйле ки, 2021 елдан куллану товарлары калдыкларын һәм төрү материалларын тулысынча утильләштерүне күздә тоткан нормативлар үз көченә керергә тиеш.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товар җитештерүчеләр һәм импортерларның киңәйтелгән җаваплылыгы институтын камилләштерү концепциясенең беренче вариантын 2019 елда тәкъдим иткән иде. Февраль ахырында концепция проекты РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченкога тәкъдим ителергә һәм Министрлар Кабинеты тарафыннан март ахырына кадәр кабул ителергә тиеш.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: