Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2020, 11:55

«Ай алкалы татар кызы» исемле әдәби-музыкаль чара үтте

Очрашуга Туймазы, Бәләбәй, Стәрлебаш һәм башка төрле район, шәһәрләрдән вәкилләр килде

22 февраль көнне Салават шәһәрендә Башкортстан Республикасының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының утырышы узды. Аның кысаларында «Ай алкалы татар кызы» исемле әдәби-музыкаль чара үткәрелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгресссының Башкортстандагы вәкиллеге социаль челтәрдә хәбәр итә.
Чараны «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Салават шәһәрендәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева оештырган.
Башкортстанда иҗтимагый оешманың бүлекчәләре күп. Очрашуга Туймазы, Бәләбәй, Стәрлебаш һәм башка төрле район, шәһәрләрдән вәкилләр килгән.
Җыелыш кысаларында «Ай алкалы татар кызы» исемле әдәби-музыкаль чара Салават башкорт драма театрында күренекле әдибә Дилә Булгакова иҗатына багышланган. Анда җыр-моңга, нәфис сүзгә бай чарада мәртәбәле кунаклар, Башкортстанның татар милли оешмалары вәкилләре катнашкан. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Казан вәкиле Алмаз Нургалиев, Башкортстандагы вәкиллек җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.
Соңыннан «Әннәби» җәмигъ мәчете һәм аның имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт Насыйров тарафыннан кичке аш оештырылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: