Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2020, 19:12

Республикада ял көннәрендә һава биш градускача җылына

Ял көннәрендә Башкортстанда сизелерлек җылыта: һава биш градуска тиклем җылына. Бу турыда Башгидромет синоптиклары хәбәр итә

Чәршәмбе, 26 февральдә, җепшек кар, кар катыш яңгыр көтелә. Һава температурасы төнлә һәм көндез -2,+3 градус.
27 февральдә төнлә синоптиклар урыны белән бераз ҡар явуын, юлларның кайсыбер участкаларында тайгак булуын фаразлый. Һава температурасы 6-11 градус салкын. Көндез бераз җепшек кар, аерым районнарда буран, бозлавык. Һава температурасы -3,+2 градус.
Җомга, 28 февральдә, яңгыр, кар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, кайсы бер районнарда көчәючән. Һава температурасы төнлә +1,-4 градус, көньяк-көнчыгышта минус 8гә тиклем, көндез 0-5 градус җылы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: