Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2020, 19:18

Башкортстанда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары истәлеге мәңгеләштерелә

13 ноябрьне истәлекле көн - 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (1941 ел) көне буларак билгеләргә тәкъдим ителә

Бүген Уфада узган Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның чираттагы утырышында депутатлар «Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр хакында» Башкортстан Республикасы Законының 3нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы закон проектын икенче укылышта кабул итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Проект Ленин, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, II дәрәҗә Кутузов орденнарына лаек булган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары истәлеген мәңгеләштерү максатыннан әзерләнгән.
Документ нигезендә, 13 ноябрьне истәлекле көн - 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (1941 ел) көне буларак билгеләргә тәкъдим ителә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: