Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2020, 14:36

Русия операторлары Италиягә, Иранга һәм Көньяк Кореяга турлар сатуны туктаткан

Турлар сатуның туктатылуына әлеге илләрдә яңа коронавирус инфекциясе кабынып китү сәбәп булды

Ростуризм тәкъдиме буенча Русиядәге зур туроператорлар, Covid-19 коронавирусы кабыну сәбәпле, Италиягә, Иран һәм Көньяк Кореяга турлар сатуны туктаткан. Бу хакта туристик компанияләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Тау чаңгысы турларын яратучыларга Австрия, Франция һәм Андоррага, шулай ук Сочиның «Кызыл Алан» курортына сәфәрләр тәкъдим итәләр. Экскурсия яратучылар Чехия, Германия һәм Франциягә бара ала.
Пляж ялына теләк белдерүчеләргә «Кырым, Сочи, Франциянең Лазур яры, Корсика утравы, Төркия, Болгария, Греция, Черногория, Мальта, Кипр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм туристлар өстенлек биргән башка юнәлешләр тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтә агентлык.
Италиядә хәзер якынча 20 мең россияле ял итә, шул исәптән 6 меңе оештырылган ял туристлары, Көньяк Кореяда — 1 меңнән алып 2 меңгә кадәр Русия сәяхәтчесе бар. Иран гыйнвар башында бу ил белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшкәннән соң һәм Тегераннан очкан Украина авиалайнерын бәреп төшерүдә хата китереп чыгарганнан соң популярлыгын югалткан.
Элегрәк Роспотребнадзор россиялеләргә, Covid-19 таралу сәбәпле, Италиягә, Көньяк Кореяга һәм Иранга барудан тыелырга тәкъдим иткән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: