Барлык яңалыклар
Новости
29 февраль 2020, 13:42

Башка илләрдә иң популяр булган Русия автомобильләре исемнәре аталды

Топ-5кә Lada өч моделе керде

Русия җыелмасының чит илләрдә иң популяр автомобильләре билгеле булды. Бу хакта «Автостат» аналитик агентлыгына сылтама белән ФАН хәбәр итә.
Шулай итеп, Түбән Новгородта Volkswagen заводында җитештерелә торган Skoda Kodiaq кроссоверы иң популяры булды. Узган ел шундый 10 мең автомобиль Евразия икътисади берлеге дәүләтара килешү кысаларында (ЕАЭС) читкә озатылган.
Икенче урында - Lada 4×4, 8 мең машина җибәрелгән. Өченче урында — LadaVesta (5,9 мең).
Топ-5кә шулай ук Lada XRay һәм Volkswagen Polo кергән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: