Барлык яңалыклар
Новости
29 февраль 2020, 17:53

Роспотребнадзорда коронавируска шикләнгәндә нәрсә эшләргә икәнлеге турында сөйләделәр

Авыруны аерым бүлмәдә изоляцияләргә кирәк

Коронавируска шик төшкән очракта авыруны аерым бүлмәдә изоляцияләргә һәм ашыгыч ярдәм яки табиб-терапевт чакыртырга кирәк. Мондый киңәшне Русия кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә бирделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Авыручыдан ким дигәндә бер метр ераклыкта торырга, ә иң яхшысы аңа аерым бүлмә бирергә кирәк.
Килгән табиб, кирәк булганда, авырудан анализны шунда ук алачак, аны Роспотребнадзор оешмасына Covid-2019 диагностикасы өчен җибәрәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Русиянең коронавируска агрессив алымын хуплавын хәбәр иткән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: