Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2020, 17:34

Республикада иң югары эш хакы

Статистиклар 2019 елда Башкортстан оешмаларының уртача айлык хезмәт хакы буенча мәгълүматларын игълан итте

Башстат мәгълүматлары буенча, республикада иң югары эш хакын кокс һәм нефть продуктлары җитештерү белән мәшгульләр ала — аена уртача 72,7 мең.
Башкортстанда файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә уртача хезмәт хакы — 62,4 мең сумнан артык.
Тәүге өчәү исемлегендә соңгы урында — профессиональ, гыйльми һәм техник эшмәкәрлек бенән шөгыльләнгән хезмәткәрләр (54,8 мең сум), шулай ук химик матдәләр һәм химия продуктлары җитештерү белән мәшгульләр (53,7).
Республикада реаль хезмәт хакы, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,9 процентка арткан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: