Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2020, 11:00

Торак төзү буенча без алда

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында, 2018 ел белән чагыштырганда, төзелеш эшләре күләмен арттыру турында исәп тоттылар

"Интерфакс" мәгълүматларына караганда, республикада 2019 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш эшләре күләме 7,7 процентка арткан, шулай итеп, республика торак төзү буенча гомумдәүләт проекты күрсәткечен үтәү буенча лидер төбәкләр исәбенә эләккән.
Исемлектә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан беренче урында тора, ә гомумән алганда, Башкортстан ил буенча сигезенче урынны алды. Искәртеп узабыз, элек без Башкортстанның торак тапшыру күләме буенча дүртенче урында булуы турында язган идек. 2019 елның 11 аенда төзүчеләр 2 миллион квадрат метр торак тапшырган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: