Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2020, 12:27

Элвин Грей Мәскәүне яулый

Күренекле җырчы Мәскәүдә яңа концерт программасын тәкъдим итте

29 февральдә якташыбыз – Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Элвин Грей Мәскәүдә 7300 тамашачы сыя торган Крокус Сити Холлда чыгыш ясады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Артист тулы залны диярлек җыя алган. Ул Мәскәү тамашачысына яңа концерт программасын тәкъдим итте, шулай ук соңгы еллар хитларын һәм аның иҗатын яратып тыңлаучылар ошаткан яңа композицияләрне башкарды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: