Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2020, 13:14

Республика халкы 13 мең кешегә кимегән

Ел башына Башкортстанда даими халык саны 4037,8 мең кеше тәшкил иткән

2019 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда ул 13,2 мең кешегә кимегән, дип хәбәр иттеләр Федераль дәүләт статистикасы хезмәтеннән.
Экспертлар әйтүенчә, үткән елның гыйнвар-декабрендә демографик хәл республикада яңа туган сабыйлар һәм вафат булучылар санының кимүе белән аерылып тора.
2019 елда Башкортстанда 41 меңнән артык кеше туган (2018 елда – 47 мең).
Һәм, киресенчә, былтыр республикада 49,2 мең кеше яҡты дөнья белән хушлашкан. 2018 елда алар күбрәк булган – 50,4 меңнән артык.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: