Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2020, 14:07

«1 сентябрьдән башлайбыз» – Радий Хәбиров укучыларны бушлай ашату турында

2020 елның 1 сентябреннән Башкортстанда барлык мәктәпләрнең 1-4 класс укучыларын бушлай ашату башлана. Бу хакта хөкүмәттәге оператив кәңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде

«1 сентябрьдән башлайбыз. Шуга әзерләнүегезне сорыйм. 1 сентябрьдән бөтен мәктәптәрдә дә ата-аналар балаларына нәрсә ашатуларын күрсен өчен дегустация чаралары үткәрергә кирәк», — диде республика җитәкчесе.
Киләсе уку елыннан республикада башлангыч класс укучылары өчен бер тапкыр кайнар аш белән туклану хакы 55 сум була.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: