Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2020, 14:27

Хатын-кызлар 8 Мартка зәркән бизәнгечләр, косметика, парфюмерия бүләк итүләрен тели

2020 елның февралендә үткәрелгән онлайн-сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 3 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан

Русиядә яшәүче гүзәл затлар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ир-атларның күбесенчә зәркән бизәнү әйберләре, косметика һәм парфюмерия бүләк итүен тели. Бу хакта РИА Новости агентлыгы игъланнар урнаштыру өчен «Авито» сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.
Респондентларның 41 проценты бүләк сыйфатында — зәркән бизәнү әйберләрен, 40 проценты — косметика һәм парфюмерияне кулай күрә. 31 проценты — бүләк сертификатлары, 23 проценты — туристик юлламалар, бары тик 16 проценты гына гаджетларга өстенлек биргән.
Ир-атлар 8 Март уңаеннан сөйгәннәренә косметика һәм парфюмерия (респондентларның 43 проценты), зәркән бизәнү әйберләре (26 процент), шулай ук сертификатлар (22 процент) бүләк итәргә ниятли.
Шул ук вакытта, русиялеләрнең 11 проценты — көнкүреш техникасы яки кием-салым, 10 проценты — гаджетлар, 9 проценты — савыт-саба, 6 проценты — китап, 4 проценты — алкоголь, 2 проценты юллама яки йорт хайваны бүләк итәргә җыена.
Ир-атлар гүзәл затларга бүләк алу өчен 1-3 мең сум (сораштыруда катнашучыларның 35 проценты) сарыф итәргә ниятли. Респондентларның 24 проценты — 3-5 мең, 11 проценты — 5-10 мең, 18 проценты исә 1 мең сумнан да азрак акча тотарга җыена.
2020 елның февралендә үткәрелгән онлайн-сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 3 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: