Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2020, 19:10

Токиодагы җәйге Олимпия уеннары вакытын коронавирус аркасында күчерергә мөмкиннәр

Сүз Олимпия уеннарын үткәрүне 2020 ел ахырына кадәр кичектерү турында бара

Токиода узачак җәйге Олимпия уеннары, Covid-19 коронавирусы аркасында, 2020 ел ахырына күчерелергә мөмкин. Хәзерге вакытта Япониядә чир йоктырган 900дән артык кеше теркәлгән.
«Олимпия уеннары 2020 ел дәвамында узарга тиеш, бу вакытны кичектерергә рөхсәт итәргә мөмкин дип санала», — дип китерә Reuters Токиода Олимпия һәм Паралимпия уеннары эшләре буенча министры Сэйко Хасимото сүләрен.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында Олимпиада тамашачылардан башка узарга мөмкин дигән мәгълүмат бар иде. Аларга альтернатива сыйфатында телетрансляция тәкъдим ителде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: