Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2020, 12:52

Русиядә коронавирус аркасында илдән медицина битлекләре алып чыгуны тыйдылар

Русия Хөкүмәте карары 1 июньгә кадәр гамәлдә булачак

Русия Министрлар Кабинеты коронавирус вазгыяте фонында илдән битлек һәм башка медицина әйберләрен чыгаруны тыйган. Тиешле карар Русия Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.
Тыю русиялеләр шәхси куллану өчен булган товарларга, шулай ук гуманитар ярдәмгә кагылмаячак.
Исемлеккә шулай ук бинтлар, марля, мамык, бахилла, бер тапкыр кулланыла торган костюмнар һәм химик саклану комбинезоннары, күзлек, ресираторлар, вируска каршы препаратлар һәм башка товарлар керде.
Тыю 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: