Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2020, 12:50

Уфада «Ихлас» мәчетендә Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе ачыла

Ул соңгы елларда онытылган сынлы сәнгатьнең борынгы төре — гарәп каллиграфиясен яңарта

Бүген «Ихлас» мәчетендә танылган рәссам-хаттат, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның «Гарәби матур язу сәнгате» күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Чара «Ихлас» мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллегенең белән берлектә оештырылган.
Нәҗип Нәккаш — Татарстанда сәнгать дөньясында үзенчәлекле рәссам. Ул соңгы елларда онытылган сынлы сәнгатьнең борынгы төре — гарәп каллиграфиясен яңарта.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы мөселманнар башлыгы, мөфти Сәмигуллин Камил Искәндәр улы Уфага «Ихлас» мәчетенә «Туган тел — Аллаһтан әманәт» җомга вәгазе белән киләчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: