Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2020, 11:51

Хөрмәтулла Үтәшев юбилеен билгеләп үтә

Аңа багышланган кызыклы концерт программасы тәкъдим ителәчәк

14 мартта Башкорт опера һәм балет театрының Зур залында Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының иң популяр актерларыннан берсе Хөрмәтулла Үтәшевның юбилей бенифисы узачак.
Юбилей кичәсендә спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, танылган эстрада коллективлары, җырчылар, музыкантлар катнашачак.
«Юмористик мизгелләр белән бик кызыклы программа әзерлибез. Беренче өлеше бер сюжет линиясенә салынган театраль өзекләрдән торачак. Икенче өлештә сәхнәгә котлаучылар чыгачак. Кичәне Алмас Әмиров, Минзал Хәйруллина, Руслан Хайсаров алып барачак», дип сөйләгән Хөрмәтулла Үтәшев.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: