Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2020, 15:05

Путин: Русиядә коронавирус турында ялган хәбәр чит илдән килә

РФ Президенты русиялеләргә дөрес күрсәткечләр бирү өчен мәгълүмати эшне җайга салырга йөкләде

Русиядә Covid-2019 коронавирусы белән меңләгән кеше авыруы турында ялган мәгълүмат чит илдән килә, дип хәбәр итә Куркынычсызлык федераль хезмәте. Бу хакта РИА Новости РФ Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
«Кызганычка бу һәрвакыт шулай була. Ялган хәбәр таратуның максаты халык арасында шау-шу тудыру», — диде дәүләт башлыгы.
Ул русиялеләргә авыру буенча дөрес күрсәткеч бирү өчен мәгълүмати эшне җайга салырга кушты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Русиядә коронавирус аркасында медицина битлекләрен илдән чыгаруны тыйганнар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: