Барлык яңалыклар
Новости
8 март 2020, 18:36

Русиянең көньягында беренче тапкыр «Заманча татар киносы фестивале» узды

Чараны «Татаркино» мәдәният учреждениесе Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм «Русия Федерациясе кинематографистлар берлеге» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Ростов өлкә бүлеге белән берлектә оештырды

2020 елның февралендә Ростов-Донда «Заманча татар киносы фестивале» узды. Бу хакта «Народы Дона» сайты хәбәр итә.
Чараны «Татаркино» мәдәният учреждениесе Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм «Русия Федерациясе кинематографистлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ростов өлкә бүлеге белән берлектә оештырды.
Кино фестивале Татарстан Республикасы Президенты һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысасында узды.
Бәйрәм кунаклары арасында актер Ринат Галимов, режиссер Илшат Рәхимбай, «Татаркино» мәдәният учреждениесенең репертуар бүлеге башлыгы Алия Бильданова бар иде.
Кино йорты залында тамашачылар игътибарына милли кинематографның иң танылган картиналары тәкъдим ителде. Алар арасында «Мулла» (режиссерлары - Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров), «Әпипә» (режиссеры - Илшат Рәхимбай), «Байгал» (режиссеры - Илдар Ягъфәров) һәм «Нигез йорт» (режиссеры - Нәсүр Юрушбаев) фильмнарын атап үтәргә мөмкин. Һәр сеанстан соң кино төшерү төркеме вәкилләре белән иҗади очрашулар үткәрелде.
Фестиваль татарларда гына түгел, башка милләт вәкилләрендә дә зур кызыксыну уятты.Чара нәтиҗәләре буенча оештыручылар, милли фильмнарны тагын да күбрәк тамашачы карасын өчен, «Заманча татар киносы фестивале»н ел саен үткәрү мөмкинлеге хакында фикер алышты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: