Барлык яңалыклар
Новости
9 март 2020, 13:48

Саратовта Идел буе округы татар яшьләре оешмалары активы очраша

Чарада халык санын исәпкә алу, коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү, Х Бөтендөнья татар яшьләре форумын үткәрү мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр

7 мартта Саратов шәһәрендә Идел буе округы татар яшьләре оешмалары активы очрашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итә.
Чарада халык санын исәпкә алу, коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү, Х Бөтендөнья татар яшьләре форумын үткәрү мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр.
Биредә Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова, Саратов өлкәсенең татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Мөхәммәд Мәдъяров; тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, продюсер Азат Галәмшин уңышлы проектлар уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Моннан тыш, программада КВН Татар лигасының регионара этабын үткәрү дә каралган. Анда Марий Эл, Мордовия, Удмурт, Чувашстан Республикалары, Киров, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән командалар чыгыш ясаячак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: