Барлык яңалыклар
Новости
9 март 2020, 19:11

Уфаның бала табу йортларында туу турында таныклык бирә башладылар

Уфада бала табу йортыннан чыкканда туу турында таныклык тапшыру тәҗрибәсен керттеләр. Бу хакта Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова хәбәр итте

«Әлегә ике пилот учреждениесе генә: Уфаның 3нче бала табу йорты һәм Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең бала табу йорты», — дип белдерде республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары.
Киләчәктә бу тәҗрибәне республиканың барлыҡ бала табу йортларына тарату күзаллана.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: