Барлык яңалыклар
Новости
10 март 2020, 20:00

Уфада Федор Шаляпин исемендәге Халыкара вокал сәнгате академиясе ачыла

Академия Башкорт дәүләт опера һәм балет театры каршында эшләячәк

Уфада Федор Шаляпин исемендәге Халыкара вокал сәнгате академиясе ачыла. 3 мартта аның эшчәнлегенә лицензия алынган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә шулай дип белдергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Бу — бик зур казаныш. Дөньякүләм дәрәҗәдәге солистлар әзерләячәкбез», — дип искәрткән республика Башлыгы.
Академия Башкорт дәүләт опера һәм балет театры каршында эшләячәк. Башкортстанның халык артисты, республика Башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскәр Адбразаков академиянең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгән.
«Бу өстәмә һөнәри белем бирә торган уку йорты булачак. Вокалдан тыш, балет серләренә өйрәтү дә күздә тотыла. Академиядә балалар да, олылар да укый алачак», — дип искәрттеләр театрда.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: