Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2020, 18:32

Экспертлар рубль курсы кимү сәбәпле кыйммәтләнәчәк товарларны атады

Чит ил продукциясе 10—35, торак 10—15 процентка кыйммәтләнәчәк

Русиягә кертелә торган чит ил товарлары рубль курсы кимү һәм коронавирусның икътисадка йогынтысы аркасында кыйбатланырга мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.
Чит ил товарлары 10-35 процентка кыйммәтләнергә мөмкин дип саный басма сораштырган экспертлар. Шул ук вакытта халыкара компанияләр ил эчендә җитештерә торган товарларга бәяләрне 10 проценттан да арттырмаячак.
Шулай итеп, балалар товарлары, кием-салым һәм аяк киеме, кулланучылар электроникасы, көнкүреш техникасы һәм фармацевтика кыйммәтләнүе көтелә.
Әгәр агымдагы рубль курсы сакланса, торак та 10 — 15 процентка кыйммәтләнәчәк.
Русиядә импортны алыштыру, тулаем алганда, нәтиҗәләр бирде, дип билгеләп үтә экспертлар. Шуның аркасында инфляция 4 проценттан артмаячак.
Автомобильләр 6-10 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу илнең Lada маркасына да кагылачак, чөнки Русия автоҗитештерүчеләре чит ил җиһазларын куллана.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: