Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2020, 19:50

Омскида яшәүче милләттәшләребез Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде

Омск өлкәсендә «Ак калфак» оешмасы шигъри кичә үткәрде

Омск өлкәсендә «Ак калфак» оешмасы шигъри кичә үткәрде. Ул Муса Җәлил һәм Заһид Хабибуллин 1939 елда иҗат иткән «Сагыну» җыры белән башланып китте. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлеше Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан каһарман шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә багышланды.Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Алып баручылар патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, фаҗигале язмышы турында сөйләделәр. «Моабит дәфтәре»ннән «Җырларым», «Вәхшәт» кебек һәм башка шигырьләре укылды, «Комсомоллар», «Кыз җыры» шигырьләрен, балалар өчен язылганнарын сөйләүчеләр күп булды.
Оештыручылардан башка, чакырылган кунаклар арасыннан шигырьләрен яттан сөйләүчеләр дә, китаптан карап укучылар да шактый булды.
Сүз уңаеннан, Омск өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Шагыйрьнең һәйкәл-бюсты Большеречье районының Үләнкүл авылында урнаштырылган. Үләнкүл авылы мәктәбе дә Муса Җәлил исемен йөртә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: